Jump to content
Модераторы форума - Assembler & Bercana
  • Откройте аккаунт на Диспуте за 5 минут

    Продаете недвижимость, машину, телефон, одежду?  Тысячи  просмотров ежедневно на dispute.az  помогут вам. Бесплатная доска обьявлений.

Учимся говорить по-татарски.


Recommended Posts

Ул әкәмәтле галәмәтне күргәнем бар иде.
Җаныма ошап ятмады.
Мин бик рәхәтләнеп бу сүзлекне кулланам:

http://tatsoft.biz/vocabulary/translate

Ике якка да күчерә(тәрҗемә итә) ала.
Үзе сүзләргә, сүз тезмәләренә һәм кулланышларга бик бай.
Бер кереп китсәң, чыга алмыйса, адашып әллә кайларга чаклы барып җитәсең.

Link to comment
Share on other sites

  • Replies 387
  • Created
  • Last Reply

[quote]
...Мин бик рәхәтләнеп бу сүзлекне кулланам: http://tatsoft.biz/vocabulary/translate...
[/quote]
Дөрестән дә! Сыйфатлы сүзлек. Берсүзсез башка берни дә кирәкми — теләсә кайсы җирдә тәкъдим итәргә була!
[color="#0000FF"][font="Verdana"][size="4"]И вправду! Качественный (татарско-русско-татарский он-лайн) словарь ([url="http://tatsoft.biz/vocabulary/translate"]http://tatsoft.biz/vocabulary/translate[/url]). Без слов ничего другого не надо — в любом месте можно рекомендовать.[/size][/font][/color]

Мин теге tatar.ru-дагы сылтаманы (ссылка сүзен шулай тәрҗемә итә tatsoft_biz-дә, шулай да Интернетта башкача да бар бугай) булсынга булсын дип кенә китергән идем.

Link to comment
Share on other sites

  • 3 months later...

Сентябрь башында туган якларыма кайтып килгән идем.
Дөресрәк әйткәндә, авылыма өч кенә чакрым барып җитә алмадым инде.
Бер мизгелгә генә күренеп, ихатабызга кереп алдым анда.
Әниемнең күзенә операция ясаганнан соң ул бер-үзе йөри алмаганга күрә, аны күрше авылдагы сеңелем үзенең канат астына алгач анда тордым.
Шунда ике атнага сугылып китеп бардым.
Бәрәңгеләре уңмаган шул бичараларның.
"Башта кырау сукканчы үссен", дигәннәр иде дә, барыбер бәсе озак көттереп тормады.
Нишләрләр микән, дип кайгырып торам.
Югыйса, ул чакта Белоруссиядан җир алмасын китерә башлаганнар иде инде.
Аралар чыккан тикле монда язып барырмын.

Link to comment
Share on other sites

[quote name='Anwar' timestamp='1290960204' post='7782714']
Югыйса, ул чакта Белоруссиядан җир алмасын китерә башлаганнар иде инде.
[/quote]
[size="3"]Berəw belgeç sөyli – Belorus bərəňgese qasta bula – awılığızda sak bulsınnar;[/size]

ə kiňəşləreň (telne өyrətüdə) өçөn çiksez rəxmət: yaman kümək itə.

Link to comment
Share on other sites

  • 2 weeks later...

[quote name='ak_kuyan' timestamp='1291000576' post='7785658']
[size="3"]Berəw belgeç sөyli – Belorus bərəňgese qasta bula – awılığızda sak bulsınnar;[/size]
ə kiňəşləreň (telne өyrətüdə) өçөn çiksez rəxmət: yaman kümək itə.
[/quote]Җир алмасы = бәрәңге = картошка(аңламаганнарга)
“Яман(yaman)” дигән сүзең колагыма артык ятышлы булмады.
Әллә төбенә үк төшенеп җитмәдем микән?
Теге шунда миңа әзрәк хәтерегез калгандыр.
(Катлаулы сүз тезмәләрен кулланып җибәрдем, туганнарым).
Тамырына төшеп җитми торсагыз, сорап калыгыз.
Чын күңелдән сер биргәндә, миңа сезнең белән генә авыз тутырып сөйләшәсе килә.

Link to comment
Share on other sites

[quote name='Anwar' timestamp='1292103083' post='7874354']
Чын күңелдән сер биргәндә[/quote]

[size="3"][font="Arial"]Minem ağay, awıl xucalığı belgeçe, belorus bərəňgese turıda anıň süzennən əytəm.[/font][/size]

[font="Arial"][size="3"] [/size][/font]

[size="3"][font="Arial"]Ə bu 81-çe yıldağı “Tatar teleneň aňlatmalı süzlege”nnən:[/font][/size]

[font="Arial"][size="3"] [/size][/font]

[b]ЯМАН [/b][i]с. [/i][b]1. [/b]Начар, юньсез, рәтсез. [i]Яман сыер мөгрәп йортка бүре чакыра. [/i]Мәкаль. [[i]С[/i][i]ә[/i][i]х[/i][i]ә[/i][i]ү[/i]][i], яман кешеләргә катнашып, тирә-яктагы б[/i][i]и[/i][i]к күпләргә зыян китергән. [/i]М. Әмир. || [i]рәв. мәгъ. [/i]Начар дип, хурлап. [i]Ай яктысы бигрәк матур, Ник чыкмыйсың урамга, Кеше яман сөйли, диеп[/i][i],[/i][i] Сылу, җаныем, уй­ланма. [/i]Ә. Айдар.

[b]2[/b]. Усал, мәкерле, эчкерле. [[i]Әхмәт Сәмигулла, ту­рында:[/i]][i] [/i][i]ә[/i][i]гәр дә аның яман нияте булса, бу сәүдә начар елны бирәчәкләрен вакытында бирә алмас иде. [/i]Г. Камал.— [i]Безнең шәкерт халкын беләсең, күңелең­дә тузан кадәр яман ният булмаса да[/i][i],[/i][i] әллә нәрсә уйлаулары бар. [/i]Т. Гыйззәт.

[b]3[/b]. [i]х[/i][i]ә[/i][i]б. функ. [/i]Кыен, читен. [i]Башкасына түз[/i][i]е[/i][i]п бу­ла, Сагынулары бик яман. [/i]Җыр.

[b]4[/b]. [i]рәв. мәг. сөйл. [/i]Бик, үтә, көчле, артык. [i]Яман кыен. [/i]ÿ [i]Карпатның бураннары бер котырса, бик яман котырып икешәр, өчәр тәүлеккә сузыла тор­ган гадәте дә була. [/i]М. Гали. [i]Якублар цехында мас­тер яман усал кеше иде. [/i]И. Гази.

[font="Arial"] [/font]

[b]Яман чир[/b] — дәвалап булмый торган чир. [i]чир тиз йога, яман гад[/i][i]ә[/i][i]т тиз кер[/i][i]ә[/i][i]. [/i]Әйтем. [b]Яман[/b][b] [/b][b]шеш[/b] — [i]к[/i][i]. [/i][i]рак[/i][i]. [/i][i]Ашказанында[/i][i] [/i][i]яман[/i][i] [/i][i]шеш[/i][i] [/i][i]диләр[/i][i]. [/i]Сөйл.

◊ [b]Яман[/b][b] [/b][b]күз[/b] — 1) күз тию турындагы хорафат ка­рашларга бәйләп әйтелә: начар күз, каты күз. [i]Бер битең айдай, берсе кояш, Яман күздән аллам сак­ласын! [/i]М. Фәйзи; 2) кеше әйберенә кызыга торган кеше, карак.— [i]Ходай инде яман күздән, хәвеф-хәтәрд[/i][i]ә[/i][i]н ген[/i][i]ә[/i][i] үзе сакласын. [/i]Г. Камал. [b]Яман тел[/b] — 1) гай­бәтче. [i]Бердәнбер саклап үстергән кызының яман телләргә азык булып аты-саны чыкмагае дип гел сагаеп килгән ана мондый хат алышуны яхшы күр­мәде. [/i]Г. Минскнй; 2) әшәке, оятсыз сүзләр сөйли торган кеше, сүгелә торган кеше. [b]Яман телләнү[/b] — 1) гайбәт сөйләү; 2) оятсыз сүзләр сөйләү; сүгү, сү­генү. [i]Балалары яман телләнеп бара. [/i]Сөйл.; 3) ачула­ну. [i]Ибрай абзар бу[/i][i]й[/i][i]лап узып барганда [/i][[i]атка[/i]][i] чыбы[/i][i]к[/i][i] белән сугып киткәч, Шәйхаттар бабай яман телл[/i][i]ə[/i][i]нде. [/i]Г. Гобәй.



[font="Arial"]Minem oçraq 4-çe məğnəgə turı kilə, çönki bu tatarğa tuğan telen yarattırır öçön «наизнанку выворачиваться» buldım. Ə faydası əle kürenmi. Bəlki moňsıznıň köňölenə moňnı köç belən genə salıp bula torğandır?[/font]

Link to comment
Share on other sites

Бу тема яңарып ята икән ичмаса. Миңа төрек хәрефләре белән язу уңайсыз, ачуланмассыз.
Әнвәр әфәнде, нигә: шулай начармыни Сарман яклары? Начар гына булса да Татарстанны бәрәңгеле иттеләр, дигән идем. Шул ук сентябрьдә күрдем ул шәмәха җир алмасын...
Бер бетмәгән балык башын чәйни, димәсәгез — "яман" сүзе бик "ёмкий" (татарчасын онытканмын) сүз. Шигырьләрдә/җырларда "ямансу" (грустный, тоскливый) сүзе еш очрый. Ә "яманат" (дурная слава) сүзе инде бөтенләй (мишәрләрдә икенчерәк әйтәләр, ә "сафсим" диясе килми) онытылган: "яманат сату" — порочить, позорить.
Аккуян әфәнде, көчләп татарчага өйрәтеп булмас, анысы. Шулай да, "татар булгач, татарчаны белү мәҗбүри" фикерен тартып (тагыпмы?) йөрү кирәк. Үткерлек бу юлда кемгә дә комачауламас...
Ә һаман да йоклап яталар бит, мин сиңа әйтим. Юк дигәндә, менә шушы темага гына кушылып, утлар яндырып, үзәкләрне өздереп, татарчаны умыртып сәйләшәсе урынында.

Link to comment
Share on other sites

[quote name='Razzaq' timestamp='1292303893' post='7888025']
әфәнде, көчләп татарчага өйрәтеп булмас, анысы. Шулай да, "татар булгач, татарчаны белү мәҗбүри" фикерен тартып (тагыпмы?) йөрү кирәк. Үткерлек бу юлда кемгә дә комачауламас...
[/quote]
[size="3"]„efendi“ süze töröklərgə yunannardan (greklardan) kergən – SSSR wağıtında ber török gazetınnan uqığan idem. Min bu süz urnına törkilərneň urtaq kəliməsen „ağa“nı qullanam.[/size]

[size="3"]Ә kiňəşləregez öçön rəxmət: alar miňa yaqşı ğına tayanıç bula.[/size]

[size="3"]Köçne də qullanır idem, yitsə əgər. [/size]

Link to comment
Share on other sites

[quote name='ak_kuyan' timestamp='1292479908' post='7903456']
[size="3"]„efendi“ süze töröklərgə yunannardan (greklardan) kergən – SSSR wağıtında ber török gazetınnan uqığan idem. Min bu süz urnına törkilərneň urtaq kəliməsen „ağa“nı qullanam.[/size]
[/quote]Бик тә яхшы: "ага" (ağa), "агай-эне" — чын татар сүзләре (сүзләредер, дип уйлыйм). Quyan-ağa — yaqşı çıqtımı?
Греклар-төрекләр дигәннән, "төрекләр этник яктан 1/5-е генә төрки" дип укыдым шушы арада гына (ягъни, күптән түгел). Сәлҗүкләр Анатолиягә бәреп кергәндә алар ул хәтле зур халык булмаганнар. Америкадагы шикелле, бик күп халыклар (греклар гына түгел, 'арәбляр дә) бер казанда кайнап төрек дигән халык барлыкка килгән, диелгән.
Шулай булгач, төрек телендә грекча кына түгел, шумер сүзләре дә булу ихтимал...

[quote name='ak_kuyan' timestamp='1292479908' post='7903456']
[size="3"]Köçne də qullanır idem, yitsə əgər.[/size]
[/quote]Кара әле (яисә: бакчы): нишләп "yitsə" соң ул, агай-эне? Бу бит башкортча була түгелме: "йитсә". Анекдоттагы шикелле: <<...башкорт ресторанда официанткага (аш-су савытларын өстәлдән алып кит инде, зинһар өчен, диясе урынында) "йыйб-ал" дип акыркач, официантка ОМОН чакырырга булган...>>
Мин "җитсә" дип язар идем. Ә төрек-әзербайҗан хәрефләре белән ничегрәк языла? "Citsə"мени?

Link to comment
Share on other sites

Aq Quyan:
Minem ağay, awıl xucalığı belgeçe [b]bularaq(bulğanğa kürä, bulu arqasında, buluıma kürä, buluımça)[/b], belorus bərəňgese [b]turında(turıda, xaqında, tarafında)[/b] anıň süzennən(süzenä qarata, qatnaşlı) əytəm.

Razzaq:
үзәкләрне өздереп, татарчаны умыртып
„Bik köçle häm üzäkkä töşärlek itep äytep saldıñ”
„Tatar tele xaqında canıñ özelep tora ikäne ütä kürenä”

Razzaq:
Кара әле (яисә: бакчы)
„Baqçı!”
Ul haman da, ayırım süz sıman(şıkelle, kebek) xalqıbızda, kiñ qullanıla.

Aq Quyan:
„Yitsä”.
Döresräge: „Citsä”

Törki tellärdä ul „Y - äytüe” häm „C - äytüe” dip atala.
Cılı = yılı
Yäş = cäş
Min üzem dä küñelemneñ torışına qarap „yördem” yä „cördem” dip äytep cibärüem mömkin.
Şuña kürä aña ğacäplänergä tiyeş tügelbez.
Miña qalsa, alar barısı da döres bulırğa tiyeş.
(Qaysı – ädäbi, qaysıberse(qayberse) – ädäbi tügel. Bez ädäbi telneñ qağıydälärenä bik artıq yılışırğa tırışmasqa bulıyq. Niçek bulsa da tatarça gäpläşsäk äybät bulır dip qalam)

Link to comment
Share on other sites

[quote name='Razzaq' timestamp='1292563923' post='7911490']
Quyan-ağa — yaqşı çıqtımı?
[/quote]
[size="3"][font="Arial"]Bik şəp, bik riza! Aqnı kuşmasaň da yarıy: gərçə 60 yellar elek andıy idem də, ə biredəge su-qoyaş qaraltıp beterde inde.[/font][/size]

Link to comment
Share on other sites

[quote name='ak_kuyan' timestamp='1292736583' post='7924280']
[size="3"][font="Arial"]Bik şəp, bik riza! Aqnı kuşmasaň da yarıy: gərçə 60 yellar elek andıy idem də, ə biredəge su-qoyaş qaraltıp beterde inde.[/font][/size]
[/quote]Ярый алайса, агай (кызганыч: "абзый" димиләр хәзер, шул хәтле матур сүзне оныткан булдылар; мишәрләр, кәчимнәр генә "әбзи" диләр), мин бер ун ел соңрак туганмын, ахрысы.

[quote name='^^Paradise_Bird^^']
Общаюсь с казашками в инете и одна из них сказала, что была передача у них на татарском и она смогла понять почти все. Кажется, казахский сильно похож на татарский.[/quote]Похож. Хотя мишарам он будет непонятен. Башкирам же легче. [size="1"]Я лично уважаю казахов за то, что сохранили много древнетюркских имен и фамилий соотвественно. У нас же сплошь мусульманские фамилии. Я не против ислама, но с 17 века татары постепенно перешли на мусульманские имена, хотя более 500 лет до этого были мусульманами же...[/size]

[quote name='Anwar']...Tatar tele xaqında canıñ özelep tora ikäne ütä kürenä...[/quote]Рәхмәт. Зур бәя, Әнвәр-кардәш. Менә яшьләргә шул хисләрне йоктырсак, гел күңелләр булыр иде. Чынын әйткәндә: татарны үз оясыннан аерсаң, яңа җирдә ул ничек тә татар булып калырга омтылсын иде. Менә Нафкать Нигматуллинның "Өзгәләнә җаным" дигән җырын тыңлыйм бу юлларны язганда. "...Өзелергә торган сары яфрак сыман, кереп барам гомер көзенә..." — матур бит безнең татар теле, ниләр генә кыландырсаң да...

Link to comment
Share on other sites

Один пример классического перевода.
----
Выдающийся татарский ученый-языковед, крупнейший специалист по тюркской антропонимии Гумар Файзрахманович Саттаров-Мулилле приводит слова великого русского-философа Алексея Лосева. Нумерация моя.
----
Г. Саттаров-Мулилле. О чем говорят татарские имена? (Полный толковый словарь татарских личных имен). — на татарском языке: Татар исемнәре ни сөйли? (Татар исемнәренең тулы аңлатмалы сүзлеге) — Казань: Раннур, 1998. // С.32.
<<1. Исем гомеренең чиге юк, аның көч-кодрәтенең үлчәве юк.
2. Дөнья исемнәр һәм сүзләрдән яратылган һәм алар белән тора.
3. Һәрбер җан иясе исем йөртә.
4. Исемнәр һәм сүзләр белән халыклар яши...
5. Дөньяны исем яулады, исем җиңде.>> — А.Лосев "Исем философиясе" (М., 1990, 288 бит).
----
Оригинал:
...В любви мы повторяем любимое имя и взываем к любимому через его имя. В ненависти мы хулим и унижаем ненавидимое через его имя. И молимся мы, и проклинаем через имена, через произнесение имени.
<< 1. И нет границ жизни имени, нет меры для его могущества.
2. Именем и словами создан и держится мир.
3. Имя носит на себе каждое живое существо.
4. Именем и словами живут народы>>, сдвигаются с места миллионы людей, подвигаются к жертве и к победе глухие народные массы.
<< 5. Имя победило мир.>>
источник: [url="http://www.gumer.info/bogoslov_Buks/Philos/fil_im/03.php"]http://www.gumer.info/bogoslov_Buks/Philos/fil_im/03.php[/url]

Link to comment
Share on other sites

[quote name='Razzaq' timestamp='1292914810' post='7937237']
Quyan-ağa, bәtә... dip әitte di — 2011-nçe yıl sezneñ yılmeni? Alıysa, 51 sez?
[/quote]
[size="3"]Qızıl şərap bassaň, ülginçə yəş yeget bulıp qalasıň – əgərenki qan basımıň rətle bulsa. [/size]

Link to comment
Share on other sites

[quote name='ak_kuyan' timestamp='1292991168' post='7944166']
[size="3"]Qızıl şərap bassaň, ülginçə yəş yeget bulıp qalasıň – əgərenki qan basımıň rətle bulsa. [/size]
[/quote]
Син тагын бигрәк, шәрабка реклама җибәрдең әле: Qızıl şərap çömersəň — ülgənçе yəşəp bula, dip! Qan basımı yuğary, rәxmәt yauğırı — sırağa (pivoğa) yabışıp yatası bula inde alaysa. "Guinness" bik yaqşı buğay. Горчица (татарчасы ничек?) тәмнәре килеп тора үзеннән...

Link to comment
Share on other sites

[quote name='Razzaq' timestamp='1293106627' post='7955863']
Qızıl şərap çömersəň — ülgənçе yəşəp bula, dip! Qan basımı yuğary, rәxmәt yauğırı — sırağa (pivoğa) yabışıp yatası bula inde alaysa. "Guinness" bik yaqşı buğay. Горчица (татарчасы ничек?) тәмнәре килеп тора үзеннән...
[/quote]
[size="3"]Өmөt itəm — bөtөn tatar minem kөbөk tile-mile tөgөl: kөnөnə öç qat ikeşər çoqır bastım da ber niçə yıl buye; ə xəzer qara çəy də eçəlmim. [/size]

[size="3"]Sıra, ul şəraptan da qatıraq qan basımın kütərə.[/size]

Link to comment
Share on other sites

  • 4 weeks later...

[quote name='ak_kuyan' timestamp='1292736583' post='7924280']
[size="3"][font="Arial"]Bik şəp, bik riza! Aqnı kuşmasaň da yarıy: gərçə 60 yellar elek andıy idem də, ə biredəge su-qoyaş qaraltıp beterde inde.[/font][/size]
[/quote]
Gärçä=yuğıysa
Anda(yat ildä) altmış yıllar yäşäp torğan bulsañ da, äle barıber tatar telenä yaqınlaşırğa omtıluiñ ezsezlekkä äylänep, onıtılıp qalmağan. Aña bik soqlanıp yatam. Qoyaş yoqsa da, bez üzebezneñ tamırlarıbıznı istän çığaru ğına tügel, ä yäş buınnarğa da küçerep qaldırırğa tiyeşbez.

[quote name='ak_kuyan' timestamp='1293161919' post='7959888']
[size="3"]Өmөt itəm — bөtөn tatar minem kөbөk tile-mile tөgөl: kөnөnə öç qat ikeşər çoqır bastım da ber niçə yıl buye; ə xəzer qara çəy də eçəlmim. [/size]

[size="3"]Sıra, ul şəraptan da qatıraq qan basımın kütərə.[/size]
[/quote]
Qara äle, başta uq äytäsem kilä:
Bitär tıynaqlanıp torasıñ.
İkençe yaqtan, aşığıp(aptırap) qartayırğa omtılma inde.

Link to comment
Share on other sites

[quote name='Anwar' timestamp='1295103489' post='8101553']
onıtılıp qalmağan[/quote]
Qaya ul onıtu! Gumilev ağay eşlətkən „ximera“ süzen telebezgə küçerergə qatı ğına tırışsam da, „imsez imgək“tən başqanı tabalmadım. Bu milləttən çığam da başqa millət, yə bөtөnləy millətsez bulam digəç tə ximera, yəğni imsez imgəktən başqa bulıp bulmıy. Ә xalqıbız moňlı, eşçən, nəselle, aru – anı yaratmıy bula mı? Ә yaratqan kemneň telen beləseň inde.

Link to comment
Share on other sites

"Bөtөnləy" — бу бөтенләй "минзәләчә" яисә башкортча була түгелме, Quyan-ağa? Мин сине мишәр (яхшы яктан әйтүем) дип йөри идем.
"Минзәлә"не башкортча койрыклы "з" (сакау "з") белән язасы килгән идем ки — ул Arial Unicode шрифтында гына бар икән, һәм булса да бирегә кадәр барып җитә алмады.

[quote]...Ә yaratqan kemneň telen beləseň inde...[/quote]Бу инде, Аллага шөкер, гел чистайча (ачуланудан түгел), әле урысча димәгәндә ("Уж знаешь язык того, кого любишь"). Мин, күзне дә йоммыйча: "Ә yaratqan keşeneň telen beləseň inde" — дияр идем. "Кеше"не бу очракта "человек" дип тәрҗемә кылмыйсың, аңлашыла.
Бәйләнде бу, димә. Чагыштыру — мавыклы эш. Аналитик бәхәс баета, кем әйтмешли.
Пензадан бер таныш рәссам мишәр сүзләрен әдәби татар теленә синоним рәвешләрендә өстәргә генә кирәк дип фикер йөртә.
--
Менә бер генә җөмлә (самаварга күмер өстик):
[font="Tahoma"]...Тагын да шулай иҗат уңышлары бирсен Аллаһ Тәгалә, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөреп, яңадан-яңа җырларын ишетергә насыйп булсын...[/font]
(Мәскәүнең "Изге ай" музыкаль төркеменә багышланган бер форум темасыннан өзек)

Link to comment
Share on other sites

„Bötenläy”gä qatnaşqan süzlärne quşıp äytergä bik telärgä aşqınğan idem.
Şuña kürä anıñ sinonimnarı oçraqlarına qarap şundıylar bulırğa mömkinder:
Bötenläy = baştan-ayaqqa = bötennäy(kamışlı, minzälä) = böten-bötengä = tulısınça = tulı = tulay = bötä = bötenläp = tulıp = bötenläygä = ğomümän = döm = gel = daimi = ğayn = ğayne = ğayın = ğomergä = ğomer-ğomergä = mäñgegä = toma = tulayım

Tege „läy” häm „lay” digän quşımçalar sezne başqortqa tartqan dip uylağansızdır.

Ädäbi teldä ul räweşlär yasau öçen qullanıla:
İkençeläy = во-вторых, öçençeläy, ....
Alay, bolay, şulay = так
Tulay = полностью
Buşlay = бесплатно
Tegeläy = эдак
Qorılay = всухую
Urtalay, yartılay = пополам
(Ämma alarnıñ qullanuı artıq kiñ taralmağan)

Link to comment
Share on other sites

Бу инде чын академик белешмә булган, Әнвәр. Алла куәт бирсен.

[quote name='Anwar' timestamp='1295459015' post='8132966']...Tege „läy” häm „lay” digän quşımçalar sezne başqortqa tartqan dip uylağansızdır...[/quote]Юк. ""Bөtөnləy" сүзендәге кирәгеннән артык сингармонизмны әйтүем иде. "Bөtөn"(минзәләчә "бөтөн"; бу язу минемчә дә: "bötön"гә караганда дәресрәк; әдәби телдә исә икенче иҗектә "е" әйтелергә тиеш) сүзен башкорт димәкче идем. Көнбатыш сөйләмнәрдә ул "переднегубные "о" б/н "ө"ләр юк һәм булмаганнардыр да беркайчан да (башкортлар "иреннәрен тегермәнгә хәтле сузып", "о-о-о" диләр иде: к(ъ)отолдо дигәндәге кебек, әле соңгысын "күэк" диярләр).
Бер генә мисал. Салават (җырчы) күптән Казанда яшәсә дә, һаман да үзенекен итеп йөри.
Башланган сорауны бетермәгәнмен. Әзербайҗан/төрекләрдәге "ö" татардагы "Bөtеn"дәге "ө"гә төгәл туры киләме?
Аннары бездәге әдәби "о" (гадәти хәлдә беренче иҗектә) урыстагы "о"га якын да килмәгәнен онытмыйк. Көнбатыш сөйләмнәрдә ул аваз бөтенләй "ы" (безударный!) б/н алыштырылган.

Link to comment
Share on other sites

[quote name='-=laziale=-' timestamp='1248346541' post='5102143']
Эйдэ, дуслар, татарча сойлэшийк

Салам дуслар, минем атым Лейнар, мина 27 яшь, мин Башкортстанда туылганмын

Мин татарча суляшергя хэм язарга телим

Безнен эдибиат борынгы хэм бай

[b]One Step Beyond[/b],посмотрите,есть ли смысл переводить эти предложения или понятно и по-татарски?
[/quote]
Супер! Язык очень похож с азербайджанским.

Link to comment
Share on other sites

[quote name='Businka' timestamp='1295516596' post='8136113']Супер! Язык очень похож с азербайджанским.[/quote]Кто бы сомневался. Оба языка тюркские. Сложность в том, что у татарского слишком много диалектов. Даже вот Лейнар говорит "туылганмын" (это почти по-башкирски), по-литературному же: "туганмын" -- родился, но в том смысле, что "он об этом сам не помнит" -- т.н. неопределенное прошедшее время; если бы сказать "тудым" -- родился, но это как бы уже точно, "сам был свидетелем того:)" -- уже определенное прошедшее время). Наверняка в азербайджанском такие же есть навороты. Хотя, конечно, изучащим тюркский язык поначалу это несущественно, разумеется.
Но, скорее всего, есть явные отличия. Беглый разговорный язык будет абсолютно непонятным как тому, так и другому. Хотя западные говоры татарского (мишарские, мещерские) более членораздельны, чем казанский... Впрочем, я могу быть неправ.
Приведу несколько слов (литературно и по возможности, не арабско-персидские заимствования — они-то будут почти идентичные).
[font="Comic Sans MS"]Андый, шундый — такой; шунда — там, туда; шулай — так или "так, правильно"; ил(ь) — страна, родина; küp —много; kön (с очень специфическим произношением) — день; tübə — кровля, крыша; ottı — выиграл. <<Но "о" здесь крайне переднегубный, не сразу такое выговоришь; этот звук совсем отсутствует во многих говорах и даже во многих тюркских языках, в азербайджанском точно его нет; за то, наверняка, есть в алтайском или тувинском...>>[/font]

[quote]Салам дуслар, минем атым Лейнар, мина 27 яшь, мин Башкортстанда туылганмын. Мин татарча суляшергя хэм язарга телим.[/quote]
Əйдə, яз шушында! Без жавап бирербез! Атларыбыз (исемняребез) кырыйда язылган:)

Link to comment
Share on other sites

[quote]...Но "о" здесь крайне переднегубный, не сразу такое выговоришь; этот звук совсем отсутствует во многих говорах и даже во многих тюркских языках, в азербайджанском точно его нет; за то, наверняка, есть в алтайском или тувинском...[/quote]
Изобилует в башкирском, чуть не забыл.
Да и пишущееся как "ö" (если допустить письмо на латинице) — утонченный брат этого самого "о". Совсем не такой звук, какой в слове "göz" (глаз ? — по-азербайджански?, поправьте)

Link to comment
Share on other sites

[quote name='Razzaq' timestamp='1295595177' post='8142563']
Кто бы сомневался. Оба языка тюркские. Сложность в том, что у татарского слишком много диалектов. Даже вот Лейнар говорит "туылганмын" (это почти по-башкирски), по-литературному же: "туганмын" -- родился, но в том смысле, что "он об этом сам не помнит" -- т.н. неопределенное прошедшее время; если бы сказать "тудым" -- родился, но это как бы уже точно, "сам был свидетелем того:)" -- уже определенное прошедшее время). Наверняка в азербайджанском такие же есть навороты. Хотя, конечно, изучащим тюркский язык поначалу это несущественно, разумеется.
Но, скорее всего, есть явные отличия. Беглый разговорный язык будет абсолютно непонятным как тому, так и другому. Хотя западные говоры татарского (мишарские, мещерские) более членораздельны, чем казанский... Впрочем, я могу быть неправ.
Приведу несколько слов (литературно и по возможности, не арабско-персидские заимствования — они-то будут почти идентичные).
[font="Comic Sans MS"]Андый, шундый — такой; шунда — там, туда; шулай — так или "так, правильно"; ил(ь) — страна, родина; küp —много; kön (с очень специфическим произношением) — день; tübə — кровля, крыша; ottı — выиграл. <<Но "о" здесь крайне переднегубный, не сразу такое выговоришь; этот звук совсем отсутствует во многих говорах и даже во многих тюркских языках, в азербайджанском точно его нет; за то, наверняка, есть в алтайском или тувинском...>>[/font]


Əйдə, яз шушында! Без жавап бирербез! Атларыбыз (исемняребез) кырыйда язылган:)
[/quote]
Раззаг, вот существуют аудио диски с произношениями для тех кто хочет учить тот или иной язык. Не знаете, есть ли такие диски для того чтоб учить татарский?

Link to comment
Share on other sites

[quote name='Businka' timestamp='1295711239' post='8153170']
Раззаг, вот существуют аудио диски с произношениями для тех кто хочет учить тот или иной язык. Не знаете, есть ли такие диски для того чтоб учить татарский?
[/quote]
Интернет сәхифәләрендә [b]Сабиров[/b]ның дәресләрен очратырга мөмкин.
Мин үзем дә татар телен начар белмәсәм дә әле һаман да аны туган тел булганга күрә тирәнәйтеп ятам.
Бездә, Киевтә, төрле татарлар булганга без бер-беребезне читкә этәреп, ят итеп тормыйбыз.
Һәрберебез белән очрашып, кочаклашып, куанып, күрешеп шатланабыз.
Төрле төбәктән чыккан булсакта, барыбер әллә кайчандыр без бер анабызның имиенең сөтен эчеп суырганбыз дип шиксез уйда калам.
Ул җылы сүзләрне бер мәлдә кырым татарының милли оешмасының вәкиленнән ишетеп хәтеремнең иң түренә ипләп кенә салып урнаштырып куйган идем. Менә шул сезнең өстәге язмаларыгызны рәхәтләнеп укып чыккач бу кавымда аның сүзләре калкып чыкты. Ниһаять, аларга да сүз бирелде инде.

Link to comment
Share on other sites

[quote]Раззаг, вот существуют аудио диски с произношениями для тех кто хочет учить тот или иной язык. Не знаете, есть ли такие диски для того чтоб учить татарский?[/quote]Специально не искал, хотя и встречал сайты именно с аудиофайлами для каждой буквы/звука. Да тут и Анвар советует Сабирова. А так и на российских форумах Татнета (адреса других форумов тут нельзя указывать) такие подфорумы есть. К тому же там Вам укажут людей, которые из Казани шлют книги и диски наложенным платежом. Мне Тахир Т. высылал, например, нужные мне книги.

[quote]...Төрле төбәктән чыккан булсакта, барыбер әллә кайчандыр без бер анабызның имиенең сөтен эчеп суырганбыз дип шиксез уйда калам. Ул җылы сүзләрне бер мәлдә кырым татарының милли оешмасының вәкиленнән ишетеп хәтеремнең иң түренә ипләп кенә салып урнаштырып куйган идем. Менә шул сезнең өстәге язмаларыгызны рәхәтләнеп укып чыккач бу кавымда аның сүзләре калкып чыкты. Ниһаять, аларга да сүз бирелде инде...[/quote]Алтын сүзләр, дөрестән дә. Татарларның бергә булуы барыбызга да бик кирәк. Кырым татарларының мәдәниятләре икенче булса да, тарихларыбызны уртак дияргә була, телләребез дә ерак түгел...

Бер четерекле теманы кузгатасым килмәгән дә иде. Шулай да. Медведевның Польшага визиты алдыннан Комаровский Гданьскида татарларга һәйкәл ачкан иде (Грюнвальд сугышына 400 ел тулу сәбәбе белән). Мустафа Җәмилев (Украина Рада депутаты) барып, Татарстаннан Минниханов түгел, хәтта Шәймиев та түгел, барысы да булса Ринат Закиров кына баргач, Татнет бик шаулаган иде. Чакырылганнары билгеле. Менә политика шулай ул.

Link to comment
Share on other sites

[font="Times New Roman"][size="3"][quote][font="Times New Roman"][size="3"]Мин сине мишәр (яхшы яктан әйтүем) дип йөри идем.[/size][/font][/quote][/size][/font]
[size="3"]Bəxetemə qarşı: tөrki telle dөnyada yəşim.[/size]
[size="3"]Başqortqa kilgəndə; min ul nəselneň ber-ike keşesen genə beləm, həm alarnı qatı sanıym (крепко уважаю): andıy dust – alla büləge!

[/size][font="Times New Roman"][size="3"][quote][font="Times New Roman"][size="3"]Пензадан бер таныш рәссам мишәр сүзләрен әдәби татар теленә синоним рәвешләрендә өстәргә генә кирәк дип фикер йөртә.[/size][/font][/quote][/size][/font]
[size="3"]Ə “xatın”, “ul”(сын), “tügel”(не) ədəbi teldən seberep bərergə.[/size]

[size="3"][font="Times New Roman"][quote][size="3"][font="Times New Roman"]"Bөtөnləy" сүзендәге кирәгеннән артык сингармонизмны әйтүем иде. "Bөtөn"(минзәләчә "бөтөн"; бу язу минемчә дә: "bötön"гә караганда дәресрәк; әдәби телдә исә икенче иҗектә "е" әйтелергә тиеш) сүзен башкорт димәкче идем.[/font][/size][/quote][/font][/size]

[size="3"][font="Times New Roman"][quote]
[size="3"][font="Times New Roman"]БӨТЕНЛӘЙ [бөтөннәй] – всецело; целиком; совсем; совершенно (Мин аны бөтенләй онытканмын)[/font][/size]

[b][size="3"][font="Times New Roman"]КАРМАННЫЙ ТАТАРСКО-РУССКИЙ И РУССКО-ТАТАРСКИЙ СЛОВАРЬ[/font][/size][/b]

[b][size="3"][font="Times New Roman"]КАЗАНЬ: ТаРИХ[/font][/size][/b]
[b][font="Verdana"]2007[/font][/b]
[/quote][/font][/size]

Link to comment
Share on other sites

Карманныймы, түгелме, шулай да, Куян-туган, син халыкны "бөтөннәй" дип өйрәтеп, Казанга баргач, оятка калдырасың бит! "Түгел" урынына "тэгель" дип аңлатсаң да бармый, хәтта Кама аръягында да. Бераз гына әдәби сөйләмгә тартырга кирәк, кулдан/баштан килгән кадәр, башкача "бөтөннәй" әллә кая кереп китәрбез. Мин җиңелчә генә Арчага таба какмакчы идем. Син исә ”ul”ны бәреп атарга киңәшлисең, аны "ълан"(ылан/олан)га алыштырыйк мыни? Бик матур сүзләр икесе дә ләбаса. "Улы" яисә "о(г)лан" (ылан ~ улан /по-русски/)...

Link to comment
Share on other sites

[quote name='Razzaq' timestamp='1295962933' post='8176459']
Карманныймы, түгелме, шулай да, Куян-туган, син халыкны "бөтөннәй" дип өйрәтеп, Казанга баргач, оятка калдырасың бит! "Түгел" урынына "тэгель" дип аңлатсаң да бармый, хәтта Кама аръягында да. Бераз гына әдәби сөйләмгә тартырга кирәк, кулдан/баштан килгән кадәр, башкача "бөтөннәй" әллә кая кереп китәрбез. Мин җиңелчә генә Арчага таба какмакчы идем. Син исә ”ul”ны бәреп атарга киңәшлисең, аны "ълан"(ылан/олан)га алыштырыйк мыни? Бик матур сүзләр икесе дә ләбаса. "Улы" яисә "о(г)лан" (ылан ~ улан /по-русски/)...
[/quote]
İşetməgən bulsaň, сын-ol, не-tөgөl. Qatın turında da yazsa ideň.

Link to comment
Share on other sites

а я Суры читаю только на татарском,потому что долгое время посещала Мечеть построенную татарами,у татар свой манер произношения и потому я умею только по татарски,сильное отличие между азербайджанским произношением сур.

Link to comment
Share on other sites

[quote]Qatın turında da yazsa ideň.[/quote]Qatın/Xatınnı yә rәnсeterbez — күпкә китеп...

[quote name='Eclat' timestamp='1296018139' post='8180938']...а я Суры читаю только на татарском, потому что долгое время посещала Мечеть, построенную татарами, у татар свой манер произношения и потому я умею только по-татарски, сильное отличие между азербайджанским произношением сур...[/quote]У казанских татар произношение арабского текста весьма отличается, ибо по традиции "айн" и "гайн" фактически оба произносятся как "г". Әг(ъ)үз(_)е билләһи... Мишары, как и узбеки, спокойно произнесут "Аүзе билләхи". Равно как разница между Абдуллой и Габдуллой. Хотя почему-то международный Год Тукая назван "Abdullah Tukai"...

Уважаемая Eclat, вы посещали мечеть в Баку? И Вы различаете в произношении все "заль/дъаль/дали"?

Link to comment
Share on other sites

[quote name='Razzaq' timestamp='1295794272' post='8158990']
Специально не искал, хотя и встречал сайты именно с аудиофайлами для каждой буквы/звука. Да тут и Анвар советует Сабирова. А так и на российских форумах Татнета (адреса других форумов тут нельзя указывать) такие подфорумы есть. К тому же там Вам укажут людей, которые из Казани шлют книги и диски наложенным платежом. Мне Тахир Т. высылал, например, нужные мне книги.

Алтын сүзләр, дөрестән дә. Татарларның бергә булуы барыбызга да бик кирәк. Кырым татарларының мәдәниятләре икенче булса да, тарихларыбызны уртак дияргә була, телләребез дә ерак түгел...

Бер четерекле теманы кузгатасым килмәгән дә иде. Шулай да. Медведевның Польшага визиты алдыннан Комаровский Гданьскида татарларга һәйкәл ачкан иде (Грюнвальд сугышына 400 ел тулу сәбәбе белән). Мустафа Җәмилев (Украина Рада депутаты) барып, Татарстаннан Минниханов түгел, хәтта Шәймиев та түгел, барысы да булса Ринат Закиров кына баргач, Татнет бик шаулаган иде. Чакырылганнары билгеле. Менә политика шулай ул.
[/quote]
Менә шунысы бик аяныч инде.
1. Берсе татар теле буенча булган ярдәм әйберләрне акчага тарата.(Кирәк булса, мин бушка да тырыштырыр идем)
2. Польшага әһәмиятлеген аңлап бетермичә, чакыруга карамастан, үзенең алтылыгын җибәрә

[quote name='Razzaq' timestamp='1295962933' post='8176459']
Карманныймы, түгелме, шулай да, Куян-туган, син халыкны "бөтөннәй" дип өйрәтеп, Казанга баргач, оятка калдырасың бит! "Түгел" урынына "тэгель" дип аңлатсаң да бармый, хәтта Кама аръягында да. Бераз гына әдәби сөйләмгә тартырга кирәк, кулдан/баштан килгән кадәр, башкача "бөтөннәй" әллә кая кереп китәрбез. Мин җиңелчә генә Арчага таба какмакчы идем. Син исә ”ul”ны бәреп атарга киңәшлисең, аны "ълан"(ылан/олан)га алыштырыйк мыни? Бик матур сүзләр икесе дә ләбаса. "Улы" яисә "о(г)лан" (ылан ~ улан /по-русски/)...
[/quote]
"Олан" дисәң дә бик хуп!
Ул теге полякларның "улан"нары да шуннан чыккан бит.
Без бер-беребезне аңлап-төшенеп торсак, безгә бөтә таман булып китәргә тиеш.
Шуңа күрә, иң башта, әңгәмәбезнең алга таба үрмәлүенә шатланып, куанып, сөенеп кенә кала алабыз.

Link to comment
Share on other sites

[quote name='ak_kuyan' post='8201727']Min rəncetməm: bөtөn qatın xat taşımıy, ə qatı gına yaratıp toralar bөtөnөse.[/quote]Kit annan! Barısıdamı? Iň möhime: çiratların butama/butamasınnar...

[quote name='Abwar']...Берсе татар теле буенча булган ярдәм әйберләрне акчага тарата...[/quote]Ә ул кайсы тирәдән алып, кай тирәгә чәчә?...

Польша дигәннән. Урыслар юри игътибар бирмәделәр: ул вәкыйга булмаган шикелле. Бар да су йотканнармыни: дәррәү ләм-мим. Гади халыкка аңлату авыр булса да, тырыштырып карасалар ни булган иде: ни өчен һәйкәл ача президент үзе барып. Юк өчен йөрмәс бит инде. Украина берәр нәрсә сөйләдеме? Мин бит ачуланып та әйтүдән түгел, аптыраганнан әйтәм. Моника Левински турында заманында ярты ел баш катырдылар, ә тарих кырыйдан бара, аларның исләре дә китми.

Link to comment
Share on other sites

[quote name='Razzaq' timestamp='1296289659' post='8212493']
Kit annan! Barısıdamı? Iň möhime: çiratların butama/butamasınnar...

Ә ул кайсы тирәдән алып, кай тирәгә чәчә?...

Польша дигәннән. Урыслар юри игътибар бирмәделәр: ул вәкыйга булмаган шикелле. Бар да су йотканнармыни: дәррәү ләм-мим. Гади халыкка аңлату авыр булса да, тырыштырып карасалар ни булган иде: ни өчен һәйкәл ача президент үзе барып. Юк өчен йөрмәс бит инде. Украина берәр нәрсә сөйләдеме? Мин бит ачуланып та әйтүдән түгел, аптыраганнан әйтәм. Моника Левински турында заманында ярты ел баш катырдылар, ә тарих кырыйдан бара, аларның исләре дә китми.
[/quote]
Аларның юри кылганнары биткә бәреп тора. Хохоллар да су йотып калдылар. Аптыраган хәл инде ул, дөрес әйтәсең. Гәрлек. Моника хакында байтак бук ашадылар. Чагыбызның түрәләре шуңа туплана. Биюче түләүченеке.

Link to comment
Share on other sites

Archived

This topic is now archived and is closed to further replies.

  • Our picks

    • Хлеб, обогащенный железом, будут продавать в Азербайджане
      Эксперт отметила, что принятию этого решения предшествовали исследования, которые проводились в различных регионах страны.  
        • Haha
        • Red Heart
        • Like
      • 34 replies
    • В Баку в результате несчастного случая скончалась 21-летняя модель
      В Баку скончалась 21-летняя девушка.
      Как передает Qafqazinfo, проживающая в доме на Московском проспекте в Насиминском районе столицы Камила Гасанова (2003 г.р.), скончалась от отравления угарным газом.
      Отмечается, что девушка работала актрисой и моделью и являлась студенткой Бакинского филиала Московского государственного университета.
      По данному факту в прокуратуре Насиминского района проводится расследование.
       
      https://media.az/society/v-baku-21-letnyaya-model-skonchalas-v-rezultate-neschastnogo-sluchaya-foto
        • Upvote
      • 163 replies
    • Кому следует воздвигнуть памятник в Баку? - ОПРОС + ВИДЕО
      В городе Баку, где древность сочетается с современностью, важно иметь статуи и памятники на различные темы.
      Интересно, а что об этом думают граждане? Кому, по их мнению, следует поставить памятник в столице?
      Baku TV попытался выяснить это у горожан.
      Оказалось, что граждане также хотели бы увековечить память наших национальных героев и шехидов.
        "Должны быть воздвигнуты памятники всем нашим шехидам. Их должны знать все. Если будут установлены их статуи, гости столицы будут проинформированы о наших шехидах", - сказал один из жителей Баку.
      Подробнее - в сюжете:
       
        • Facepalm
        • Haha
      • 132 replies
    • В АМУ выступили с заявлением по поводу суицида бывшего главного педиатра
      У нас каких-либо новых назначений на руководящие должности не производилось.
      Об этом в ответ на запрос Oxu.Az заявила завотделом по связям с общественностью Азербайджанского медицинского университета (АМУ) Гюнель Асланова.
      • 56 replies
    •  Кровати односпальные, двуспальные и двухъярусные
      Спальная мебель "КЛАССИКА"
       

       
      • 241 replies
    • В Азербайджане повысились цены на услуги такси: что говорят в компаниях и AYNA?
      В последнее время в стране наблюдается рост цен на услуги такси.
      Как сообщает Xezerxeber.az, водители утверждают, что фиксируется уменьшение количества автомобилей, так как машины производства 1999 и 2000 годов сняты с эксплуатации. Это, в свою очередь, также влияет на цены.
      Между тем эксперт по транспорту Ясин Мустафаев отметил, что наряду с ценой важно повышать и качество предоставляемых услуг. 
      По данному вопросу редакция также обратились в AYNA.
      Там отметили, что, согласно новым правилам, юридические лица и частные предприниматели, желающие осуществлять перевозку пассажиров на такси, должны действовать на основании соответствующих разрешений. Прежде всего им необходимо получить пропускное удостоверение и пропускную карту.
      По поводу повышения цен в компаниях по предоставлению услуг такси привели разные доводы.
      Так, в Bolt отметили, что заказы в системе формируются на основе спроса и предложения. «Просим водителей привести свою деятельность в соответствие с требованиями законодательства. В противном случае заказ со стороны Bolt не будет отправлен владельцам этих автомобилей», - отметили в компании.
      В свою очередь в Uber заявили, что окончательная цена поездки зависит от многих факторов, таких как соотношение свободных автомобилей в конкретной локации и желающих заказать такси, расстояние и продолжительность поездки, заторы. Чем меньше свободных водителей, тем выше может быть цена поездки.
      Представляем подробный видеоматериал по теме:
      https://media.az/society/1067959052/v-azerbaydzhane-povysilis-ceny-na-uslugi-taksi-video/
        • Like
      • 15 replies
    • Рапродажа уходовой и  лечебной косметики от Hommlife. Все с 40-50 % скидкой!
      Эффективные средства эко-качества🤩 По очень выгодным ценам👍 
      • 4 replies
    • Открытия сухопутных границ Азербайджана не будет
      Сейчас мы видим, что с закрытием на определенный период сухопутных границ Азербайджана безопасность в стране укрепляется. В прошлом наблюдалось множество случаев, некоторые из которых были обнародованы, а некоторые - нет.
      Как сообщает АЗЕРТАДЖ,  об этом заявил Глава республики 23 апреля в выступлении на международном форуме на тему "СОР29 и Зеленое видение для Азербайджана", организованном в Университете АДА.
      "Мы столкнулись с серьезными угрозами и проблемами извне. Именно это я и имел в виду, когда говорил, что все наши потенциальные риски могут исходить из-за рубежа", - сказал глава государства.
      https://ru.oxu.az/politics/863491
        • Like
      • 151 replies
  • Recently Browsing   0 members, 0 guests

    • No registered users viewing this page.
×
×
  • Create New...